2 февраль 2018 яңалыклары
-
Бөгелмәнең сәләтле укучылары
Соңгы арада туган телне укыту процессында зур үзгәрешләр булды. Татарстанда тыныч кебек тоелган тормышны кузгатып җибәрү өчен Владимир Путинның Йошкар-Олада әйткән бер җөмләсе җитте. "Туган тел булмаган телләр кешенең үз ризалыгыннан башка укытылырга тиеш түгел", - дигән иде ул. Шушы җөмлә "Рус телле ата-аналар комитетлары" оештырып, татар теленә, мәктәпләрдә татар...
-
Сәламәтлекне сатып алып булмый
Татарстанда ел саен 400 ир-ат мәни бизе рагыннан үлә. 6,5 меңнән артыгы онкология диспансерында исәптә тора. Әлеге саннар сәламәтлек турында уйланыр мәҗбүр итә. Тик ир-атлар арасында табибка бару, тикшерү узу гадәткә кермәгән. Начар авыру - очраклы "табыш". Аны нигездә диспансеризация вакытында ачыклыйлар. Ничек кенә аяныч булмасын, бу начар авыру "яшәрә"...
-
Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә имамнар җыелышы үтте
31 гыйнвар көнне Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә имамнар җыелышы үтте. Очрашуның төп темасы 2017 ел өчен Бөгелмә мөхтәсибәте эшчәнлегенә йомгак ясау. Чарага республиканың Мөселманнар Диния Нәзәрәте көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин, районның иҗтимагый һәм дини оешмалар белән эш бүлеге җитәкчесе Наилә Фәрит кызы Базарбаева, шәһәр һәм район имамнары чыкырулы иде. Традиция...
-
Казанда Сталинград янында җиңүгә 75 ел булу уңаеннан митинг-концерт узачак
Чараны оештыручылар ил тарихына битараф булмаучыларны геройларны искә алырга чакыра. (Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 февральдә, Казанның Җиңү паркында Россия минем йөрәгемдә (#Россиявмоемсердце) акциясе кысаларында Сталинград янында җиңүгә 75 ел булуга багышланган митинг-концерт узачак. Чараны оештыручылар ил тарихына битараф булмаучыларны Сталинград янында җиңү өчен көрәшкән батырларны искә алырга чакыра....
-
Россия Хөкүмәте Татарстанга 45 торак сертификаты бүлеп биргән
Россиядә барлыгы 14,87 млрд сумлык 7273 дәүләт торак сертификаты бирергә планлаштырыла. (Казан, 2 февраль, "Татар-информ"). Россия Федерациясе Хөкүмәте "Россиядә уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү" дәүләт программасы кысаларында 2018 елда Татарстанга 95 млн 121 мең сумлык 45 торак сертификаты бүлеп биргән. Бу хактагы карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев...
-
Путин бензин бәясен киметү мөмкинлеген карарга вәгъдә бирде
Бүгенге көндә бензинга бәяләр нефтькә, шулай ук акцизалар дәрәҗәсенә бәйле, диде Россия Президенты. (Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Монополиягә каршы федераль хезмәт башлыгы Игорь Артемьев белән Россиядә бензинга бәяләрне киметү турында фикерләшәчәген вәгъдә иткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. "Билгеле, бүгенге бәяләр артуын ерып чыгар идек,...
-
Ренат Ибраһимов Мәскәү Кремлендә юбилей кичәсе уздырды
Артистны котлап, Роза Рымбаева, Динә Гарипова, Марат Бәшәров һәм башкалар чыгыш ясады. (Казань, 2 февраль, «Татар-информ»). Мәскәү Кремленең концертлар залында РСФСР һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның юбилей концерты узды. Бу турыда Россиядә Татарстан вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Юбиляр татарча, русча, инглизчә, итальянча, испанча җырлар башкарды. Тамашада Совет заманы...
-
Авылларны су белән тәэмин итү программасына Татарстан 5,1 миллиард сум акча тоткан
2018 елда әлеге программаны финанслауга 650 миллион сум бүленә. (Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Соңгы 8 елда "Авылларда су белән тәэмин итү" программасын тормышка ашыруга Татарстан 5,1 миллиард сум тоткан. Әлеге программа республикада 2010 елдан тормышка ашырыла башлаган иде. Аның кысаларында, суүткәргечләр, су башнялары һәм артезиан су чыгару скважиналары...